23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап...

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә (Казан шәһ., Кремль ур., 33 нче йорт) Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Кораллы көчләр Ватан сагында» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

23 нче февраль Кызыл Армия көне буларак 1922 нче елда игълан ителә. Соңрак, СССР чорында, бу көн, Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне итеп, һәр ел саен билгеләп үтелә башлады. Советлар Союзы таркалганнан соң әлеге дата Ватанны саклаучылар көне дип үзгәртелде.
Күргәзмәгә урнаштырылган китаплар киң катлам укучылар өчен тәгаенләнә һәм Кораллы Көчләрнең тарихы, бүгенгесе белән таныштыра.

Барыгызны да күргәзмә белән танышыр өчен китапханәдә көтеп калабыз!


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International