Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Гадел Кутуй» исемле яңа электрон белешмәлек
2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында
«Гадел Кутуй»
исемле яңа электрон белешмәлек дөнья күрде. Күренекле татар совет язучысы, «Тапшырылмаган хатлар» повестенең авторы Гадел Кутуйның тууына 2013 нче елның 28 нче ноябрендә 110 ел тулды.
Әдипнең иҗат эше 1920 нче еллар башында активлашып китә. 1923 нче елда «Безнең юл» журналында «Яшь футурист шагыйрь» дигән исем белән, Г. Кутуйның бер төркем шигырьләре дөнья күрә. 1935 елда аның атаклы әсәре – «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. Повесть СССР һәм дөнья халыклары телләренә дә тәрҗемә ителеп күп буын укучыларының яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.
Бу белешмәлек күренекле әдипнең тууына 110 ел тулуга багышлап төзелде. Ул 7 бүлектән тора. Биредә Г. Кутуйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, язучы турында замандашларының һәм якыннарының истәлекләре, әсәрләре, аңа багышланган сценарийлар, фотолар тупланды. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Г. Кутуйның китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, шулай ук язучы хакында дөнья күргән аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр
исемлеге бирелде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз