Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә яңа күргәзмәләр

2014 елның 2 марты, якшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан шәһ., Кремль ур., 33 нче йорт) үз укучыларына яңа күргәзмәләр тәкъдим итә.
2014 нче ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Президент Владимир Путин кул куйган «2014 нче елны Россия Федерациясендә Мәдәният елы дип игълан итү турында»гы Указ нигезендә «мәдәният елы җәмәгатьчелек игътибарын мәдәниятне үстерү мәсьәләләренә юнәлтү, мәдәни-тарихи мирасны һәм дөньяда Россия мәдәниятенең ролен саклау максатыннан үткәрелә». Шушы уңай белән китапханәнең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә мәдәният кебек киң мәгънәле төшенчәнең кайбер юнәлешләре буенча тематик күргәзмәләр циклы тәкъдим ителә: «Мәдәният. Әхлак. Хокук», «Аралашу һәм мәдәни кыйммәтләр», «Идел буе халыклары мәдәниятендә милли традицияләр».
Күргәзмәләрнең бер өлеше республикадагы максатчан программаларның үтәлешен тәэмин итүгә булышу кысаларында оештырылды. «Таныш булыгыз: Бурятия» тематик китап күргәзмәсе Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасындагы иҗтимагый-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру чарасы буларак тәкъдим ителә.
«Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше – сәламәт Россия» күргәзмәсе «Татарстан Республикасында 2013-2016 нчы елларда халыкның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыруга багышлана.
Әлеге күргәзмәләр белән танышу өчен Сезне Кремль урамы 33 нче йортта (2 кат) көтеп калабыз!

                     


                                                                    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International