Татарстан Милли китапханәсе Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2014 елның 4 марты, сишәмбе
2014 нче елның 28 нче февралендә «Корстон» мәдәни – күңел ачу комплексында узган «Заманча тормыш иминлеге проблемалары: хәзергесе һәм киләчәге» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Милли китапханәсе дә катнашты.
Конференция оештыруда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Иминлек шурасы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы һәм башкалар тарафыннан оештырылды.
Конференциядә катнашучыларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган китап күргәзмәсе аерым кызыксыну уятты. Күргәзмәгә куелган китаплар тормыш иминлегенең төрле юнәлешләренә багышланган иде:
• Тормыш иминлеге өлкәсендә дәүләт сәясәте;
• Гадәттән тыш шартларда шәхеснең үз-үзен тотышы;
• Экология иминлеге һәм башкалар.
Күргәзмә белән җитәкчеләр, министрлык экспертлары, Россиянең фәнни оешмалары вәкилләре, чит ил кунаклары танышты. Алар арасында Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцииясе идәрәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов бар иде.

 

                                          


                                   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International