Поэтик проза остасы... Әмирхан Еникиның 100 еллыгына багышлап...

2009 елның 18 феврале, чәршәмбе
“Поэтик проза остасы” – 2009 елның 2 мартында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның (1909-2000) тууына 100 ел тулу уңаеннан ТР Милли китапханәсенең Күргәзмә залында оештырылган китаплар күргәзмәсе шулай дип аталачак.

Әмирхан Еники татар әдәбиятында аерым урын били. Аның әсәрләренең үзенчәлеге - чынбарлыкны хикәяләү аша геройларның эчке хис-кичерешләрен оста сурәтләүдә. 1984 елны Ә.Еники “Повесть һәм хикәяләр”, “Юлчы” китаплары өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерүгә үз өлешен керткән өчен 1989 елны әдип “Татарстанның халык язучысы”, ә 1993 елны татар милли хәрәкәте, татар халкы тарихы турындагы публицистик мөкаләләре өчен Г.Исхакый исемендәге премиясе белән бүләкләнә.

Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын сурәтләгән китаплар, газета-журналларда басылган язмалар белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук әдипнең төрле елларда язылган һәм басылган әдәби әсәрләре, истәлекләре, эссе-публицистик хезмәтләре куелган. Ә.Еникиның тәрҗемәи эшчәнлеге дә киң яктыртылачак, аның күп кенә рус язучылары әсрләрен тәрҗемә итүе билгеле.

Күргәзмә 14 мартка кадәр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International