«Очрашулар берләштерә»

2014 елның 4 марты, сишәмбе
2014 нче елда Казан шәһәре төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланды. 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Казан – төрки дөньяның 2014 елгы башкаласы» дип аталган циклдан күргәзмәләр сериясен дәвам итә.
Әлеге сериянең чираттагы күргәзмәсе «Очрашулар берләштерә» дип атала. Күргәзмә китапханә фондларында сакланучы басмалардан оештырыла. Анда Казан шәһәренең тарихына, мәдәни ядкәрләренә, төрки халыкларның гореф-гадәтләренә багышланган язмалар бирелгән газета-журналлар урын алачак.

Күргәзмә март аеның 16 сыннан 31 енә кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International