Контрафакция һәм интеллектуаль хокуклар

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
2014 нче елның 3 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан шәһ., К.Маркс ур, 36 нчы йорт) «Контрафакция һәм интеллектуаль хокуклар» исемле күргәзмә эшли.
Контрафакт һәм пират продукциянең Россиядә җитештерелүенә һәм таралуына каршы бертуктаусыз көрәш кулланучылар базарын саклауда иң беренче һәм мөһим мәсьәлә булып тора. Хәзерге вакытта авторлык хокуклары объектларын рөхсәтсез һәм түләүсез куллануны күздә тоткан «интеллектуаль пиратлык» киң таралды.
Күргәзмәдә Россия Федерациясенең контрафакция белән көрәшүгә караган кануннары һәм норматив актлар урнаштырылган. Күргәзмә материалларында контрафакт продукциягә каршы көрәш чаралары һәм санкцияләре, кулланучыларны контрафакт һәм ялган продукцияләрдән хокукый саклау аспектлары чагыла.
Күргәзмә интеллектуаль милек объектлары ияләренә, патент белгечләренә, юристларга һәм студентларга тәгаенләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International