Уйлап табу иҗаты һәм хәзерге заман

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
2014 нче елның 17 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан шәһ., К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Уйлап табу иҗаты һәм хәзерге заман» дип аталган күргәзмә эшли.
Уйлап табу – актив иҗади эшчәнлекнең бер төре. Уйлап табырга өйрәтеп булмый, ә өйрәнүгә ярдәм итеп кенә була. Уйлап табу иҗади процессы кешеләрне һәрвакыт җәлеп итә. Хәзерге вакытта катлаулы мәсьәләләрне чишүдә стандарт булмаган юлларны табучы белгечләр аеруча кирәк.
Күргәзмәдә уйлап табу һәм патент эше тарихына караган әдәбият, яшь уйлап табучыларга киңәшләр, иҗади процессны оештыру буенча күрсәтмәләр бирелгән. Шулай ук фән һәм технологияләрне, өметле уйлап табуларны, фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен хокукый саклау һәм файдалану турындагы материаллар белән танышырга мөмкин. Интеллектуаль милек тудыруга өйрәтү мәсьәләләре дә карала.
Күргәзмә киң катлам җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International