Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Исмәгыйль Гаспралыга багышланган он-лайн конференция
2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Кырымның Акмәчет шәһәрендә урнашкан, Исмәгыйль Гаспралы исемен йөртүче Республика кырымтатар китапханәсендә һәр елның 20 нче марты көнендә «Исмәгыйль Гаспралы галәме» исемле әдәби укулар уздырыла. Әлеге форум, олуг шәхеснең туган көненә туры китереп, китапханә тарафыннан үткәрелә һәм быел да, 20 нче март көнне әлеге әдәби укулар үзенең эшен дәвам итте.
Быелгы әдәби укулар элекке елларда үткәрелгәннәреннән шунысы белән аерылып тора – ул он-лайн рәвештә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән берлектә оештырылды, китапханәнең төп бинасында хезмәткәрләр һәм килгән кунаклар катнашында узды. Сәламләү сүзе белән конференцияне Исмәгыйль Гаспралы исемендәге кырымтатар китапханәсенең директор урынбасары Ләйлә ханым Кадыйрова ачып җибәрде. Татарстан Милли китапханәсе директоры Наил Камбеев, укуларда катнашучыларны сәламләп, ике тугандаш халыкның китапханәләре арасында булган хезмәттәшлек тарихы турында сөйләде. Китапханәбезнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин бүлек фондларында сакланучы ядкәрләрнең И.Гаспралыга кагылышлылары һәм кырымтатар телендәге башка китаплар хакында бәян итте.
Казан федераль университеты (КФУ) доценты Фәрит Шәкүров Исмәгыйль Гаспралының төрки-татар дөньясында тоткан урыны хакында бик мәгълүматлы доклад белән чыгыш ясады. Филология фәннәре докторы Мәсгуд ага Гайнетдинов «Тәрҗеман» газетасы, аның төрки-татар дөньясында, ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында тоткан әһәмиятле ролен искә төшерде. КФУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова фондларда сакланучы кырымтатар чыганаклары хакында тәфсыйльле мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш Архив идарәсенең сектор мөдире Ильяс Мөстәкыймов республика архивларында сакланучы кырымтатар чыганаклары белән таныштырды. Татарстан Дәүләт Советы хезмәткәре Сөләйман Рахимов Казанда сакланучы кырымтатар телендәге чыганакларның гыйльми әһәмиятен һәм үзара мәдәни-фәнни бердәмлекне ныгыту юлларын күрсәтеп узды.
Конференциядә «Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы»ның кече фәнни хезмәткәре Сельвина Сеитмеметова яңа табылган, Исмәгыйль Гаспралы шәхси китапханәсенең тарихын яктырта торган материаллар белән таныштырды. Кырым татарларының «Хан сарае» тарих һәм мәдәният музее мөдире урынбасары Ленара Чубукчиева «Тәрҗеман» газетасы битләрендә хатын-кыз темасы турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән бергә әдәби укуларда шулай ук Азәрбәйҗан Җөмһүриятенең Ф.Кочарли исемендәге балалар китапханәсе дә катнашты.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, тел.: (843) 292-09-28.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз