25нче мартта Мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре өчен ачык ишекләр көне уздырылды. Ачык ишекләр көнендә мәдәният һәм сәнгатькә караган мәгълүмати-белешмә чыганаклар күргәзмәсен карап чыгу оештырылды, Россиянең Һәйкәлләр җыелмасына кергән архитектура һәйкәле – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы буенча экскурсия үткәрелде.
«Сәнгать һәм мәдәният оешмалары менеджменты» курсы тыңлаучылары өчен «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәдәният һәм сәнгатькә караган ресурслары белгечләргә» һәм «Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгатькә багышланган интернет-ресурслары» дип аталган мәгълүмат көннәре уздырылды.
Белгечләрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондындагы мультимедиа басмалар һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында электрон басмаларга ерактан керә алу мөмкинлеге аеруча зур кызыксыну уятты.
28 апрельдә ТР Милли китапханәсендә Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгының Дәүләт махсус мәдәни чаралар һәм һөнәри сәнгать Баш идарәсе җитәкчесе Екатерина Усова экскурсия белән булды.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.