Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Франкофония көннәре
2014 елның 26 марты, чәршәмбе
2014 нче елның 25 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләр бүлегендә (Казан шәһ., К.Маркс ур., 36 нчы йорт), француз теле, мәдәнияте белән кызыксынучыларны берләштерү максатыннан, бөтен дөньяда уздырылучы Франкофония көннәренә багышланган чираттагы очрашу булды.
Франкофония көннәре кысаларында ХIХ гасырның күренекле француз рәссамнарына багышланган «Импрессионизм: сенсация һәм иҗади күтәренкелек» дип аталган кичә үткәрелде. Импрессионистлар кояш, яктылык һәм һаваны сурәтләп, томан матурлыгын, зур шәһәрнең тынгысыз тормыш атмосферасын, төнге утлары сибелешен һәм туктаусыз хәрәкәтне чагылдырып, рәсем сәнгатенең мөмкинлекләрен арттыралар.
Очрашуга килгән Казан (Идел буе) федераль университетының ВМК, психология факультетлары һәм Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты студентлары сәнгать дөньясына чумдылар, импрессионистларның мозаика-рәсемнәрен төзүдә катнаштылар, куелган тема буенча француз телендә чыгыш ясадылар.
Очрашу актив иҗади атмосферада узды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз