«Ялкын» журналы иҗат төркеменең укучылар белән очрашуы

2009 елның 17 марты, сишәмбе
12 нче март көнне Казан шәһәренең 10 нчы гимназиясендә (Копылов ур.,11), «Ялкын» журналы оешуга 85 ел тулу уңаеннан, укучы балаларның редакция хезмәткәрләре белән очрашуы булды. Аны Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге оештырды.

«Ялкын» журналы гомер-гомергә яшь буында үз халкына, теленә, милли гореф-гадәтләренә мәхәббәт, туган җирен ярату хисләре тәрбияләп килә.

Журналның җаваплы сәркятибе Фәйрүзә Әсхәт кызы Мөслимова яшүсмерләрнең кумирлары – күренекле спортчылар, «сәхнә йолдызлары» – турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
 Фәйрүзә Әсхәт кызы Мөслимова


Китапханә фонды басмаларыннан әзерләнгән «Ялкын» – дуслык учагы» исемле күргәзмә дә укучыларда зур кызыксыну уятты.
"Ялкын" 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International