Мәктәп укучылары һәм студентлар китапханәдә

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
2014 нче елның 1 нче апреленнән башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Мәдәният елы һәм Казан шәһәре төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан ителү уңаеннан, шәһәребезнең студентлары һәм мәктәп балалары белән очрашулар оештыра.
Очрашуга килүчеләр Китапханәнең тарихы, аның бай фонды белән танышалар, яраткан шәһәребез, аның тарихи-мәдәни истәлекләре, күренекле кешеләре турында кызыклы мәгълүмат алалар.
Шәһәребезнең иң матур биналарыннан саналучы, мәшһүр архитектор К.Л.Мюфке төзегән Ушкова йорты, сәнәгатьче Ушковлар нәселе турында сөйләгәннәрне укучылар, студентлар зур кызыксыну белән тыңлый.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International