«Ялкын» китапханәдә

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
2014 нче елның 8 нче апрелендә, Мәдәният елы уңае белән, шулай ук урта һәм олы яшьтәге балалар өчен басыла торган «Ялкын» журналының чыга башлавына 90 ел тулу мөнәсәбәте белән, әлеге журнал редакциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан шәһәренең 1 нче һәм 3 нче гимназияләре укучылары белән очрашты. Очрашуны китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге чит телләрдәге әдәбият бүлеге белән берлектә оештырды.
Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре бүлек фондында һәм сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә сакланучы басмалардан әзерләнгән кызыклы күргәзмә тәкъдим итте һәм аңа күзәтү дә оештырды.
Очрашуда һәвәскәр рәссам һәм танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Дания Гайнетдинованың үзе ясаган рәсемнәре күргәзмәсе белән катнашуы ямь өстенә ямь булды.
Редакция хезмәткәрләре журналның данлы үткәне, кызыклы бүгенгесе, киләчәккә мавыктыргыч планнары белән таныштырды.
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, рәсем ясау һәм фотога төшерү буенча мастер-классларда бик теләп катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International