23 апрель – Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокукы көне

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
2014 елның 19-26 апрелендә мәгълүмат-библиография бүлеге «Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокукы көне»нә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итә. Биредә интеллектуаль милекне яклауга, китаплар тарихына кагылышлы, мәгълүмат-библиография бүлеге фондларындагы мәгълүмати-белешмә басмалар куелды. Шулай ук тематик кичәләр әзерләү һәм уздыруда ярдәм итәрлек, шагыйрьләр, язучылар иҗатына яисә аерым бер китапка багышланган сценарийлар тупланган җыентыклар белән дә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International