«Ел китабы – 2012» республика бәйгесе нәтиҗәләре

2014 елның 25 апреле, җомга
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Татарстанның мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.
Конкурста 248 китап катнашты, шуларның: 51-е – чәчмә әсәрләр (проза), 50-се тезмә әсәрләр (шигърият), 46-сы балалар әдәбияты, 45-е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31-е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24-е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2012 нче елда дөнья күргән, 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты.
Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Чәчмә әсәрләр:
1 урын. Мәдинә Маликова. «Арыш тәме»;
2 урын. Халисә Ширмән. «Ерактагы йолдызым»;
3 урын. Альберт Хәсәнов. «Данәгөл».



Тезмә әсәрләр:
1 урын – «Күбәләгем, түгәрәгем» (төзүчесе – Линар Закиров);
2 урын – Эльмира Шәрифуллина. «Тамды яшем»;
3 урын – Роберт Миңнуллин. «Татарларым».



Балалар әдәбияты:
1 урын – «Тукай иленә сәяхәт=Путешествие в мир Тукая» (төзүчеләре – Талия Шакирова, Гөлнара Хәйдәрова);
2 урын – «Әкиятләр» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова);
3 урын – Булат Садретдинов. «Айда кунакта».



Рус телендә чыккан матур әдәбият:
1 урын – Зифа Кадырова. «Сумбуль»;
2 урын – Светлана Сурчакова. «Амина»;
3 урын – Вакыйф Нуриев. «Седьмая палата».



Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урын – Разил Валиев. «Минем чорым – минем җырым»;
2 урын – Тәлгат Галиуллин. «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы»;
3 урын – Марсель Әхмәтҗанов. «Татар шәҗәрәләре».



Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урын – Нияз Халитов. «Татарская мечеть и её архитектура»;
2 урын – «История Казани в документах и материалах. XIX век» (төзүчесе – Илдус Заһидуллин);
3 урын – Нурзия Сергеева. «Город Казань в картинках=Казан шәһәре рәсемнәрдә».



Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-54-17.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International