Бөек җиңү

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңае белән, 1 нче майдан 15 нче майга кадәр киң җәмәгатьчелеккә «Бөек Җиңү» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
Бөек Җиңү алып килгән 9 Май – туган ил, азатлык, иминлек өчен зур югалтуларга барган, үз-үзен аямыйча ут эченә кергән халкыбызның уртак бәйрәме ул.
Күргәзмәдә Бөек Җиңүгә, тыл хезмәтчәннәренә багышланган күпсанлы газета һәм журнал материаллары урын алган.
Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International