«Китапханә – белем учагы»

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән, «Китапханә – белем учагы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә. Ул 20 нче майдан 31 нче майга кадәр эшләячәк.
Китапханәче кулында зирәклек ачкычы. Ул алдынгы фикерләрне туплый, саклый, халыкка җиткерә. Китапханәче һөнәре мавыктыргыч, кызыклы һәм җаваплы һөнәрләрдән санала.
Күргәзмәдә китапханә хезмәткәрләре хакындагы газета-журнал мәкаләләре урын алган.
Белем дөньясына рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International