24 май - Славян язуы һәм мәдәнияте көне

2014 елның 23 мае, җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган, энциклопедик, белешмә һәм мәгълүмати чыганаклардан, сценарийлардан торган күргәзмә куелды.
Абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә туры китерелгән Славян язуы һәм мәдәнияте көне һәр ел барлык славян илләрендә дә 24 майда бәйрәм ителә.
Рәсми төстә дәүләт дәрәҗәсендә Славян язуы һәм мәдәнияте көне беренче тапкыр 1863 нче елда – Кирилл һәм Мефодий төзегән славян әлифбасының 1000-еллыгы уңаеннан бәйрәм ителә.
1991нче елның 30 нчы гыйнварында РСФСР ның Югары Советы Президиумы ел саен 24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көннәрен үткәрү турында карар кабул итеп аңа дәүләт статусы бирде.
Традициягә кергән бу көн бүген мәгърифәт һәм рухият бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бу вакытта җәмәгатьчелекнең игътибары рус теленә, аны саклауга аеруча нык юнәлдерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International