Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Печән базары» флэшмоб-акциясе
2014 елның 26 мае, дүшәмбе
2014 нче елның 23 нче маенда Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә «Печән базары» флэшмоб-акциясе узды. Бу чара «Ялкын» журналы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан икенче тапкыр үткәрелә.
Бәйрәм берничә мәйданда оештырылган иде. Беренчесе – Ярминкә мәйданы. Монда милли бизәнү әйберләре, чигеп эшләнгән калфаклар, күн аяк киемнәре, самоварлар һәм башка кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде, аларны сатып алу мөмкинлеге дә булды.
Икенче мәйданда Уку паркы эшләп торды. Монда вакытлы матбугатка язылу мөмкинлеге тудырылды. Чара кысаларында әдипләр Р.Батулла, Ф.Мөслимова, Х.Ширмән, М.Кәбиров һ.б чыгыш ясады. Алар китап сөючеләр белән турыдан-туры аралаштылар, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады. Без татар телендәге, туган як тарихын яктырткан китапларны бәйрәмгә килгән киң катлау укучыларга бүләк иттек. Алар исә китапны алу өчен милли тарих, мәдәният, әдәбият темаларына караган сорауларга дөрес җавап бирергә тиешләр иде. Безне килгән кунакларның бик актив булулары, бигрәк тә 20 нче, 102 нче гимназия укучыларының викторинада бик теләп катнашулары, китап авторларын яхшы белүләре сокландырды. Төрле яшьтәге милләттәшләребезнең татар китабына, әдәбиятына битараф булмавын күреп чиксез шатландык.
Бу күңелле чарада катнашучылар, китапханәчеләр янына кат-кат килеп, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз