Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләреТатарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында татар һәм рус телләрендә «Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» дип исемләнгән яңа белешмәлек-юл күрсәткеч дөнья күрде. Биредә Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренә багышланган Интернет челтәрендәге аеруча әһәмияткә ия булган ресурслар урнаштырылды, шул исәптән видеоматериаллар да.

Казан һәм аның архитектура һәйкәлләрен популярлаштыручы блок белешмәлектә үзәк урынны алып тора. Алар – Казан турында шигырьләр, викториналар, презентацияләр, методик материаллар: укучылар өчен дәрес сценарийлары, дәрестән соң чаралар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен-тамашалар, әдәби-музыкаль чаралар үткәрү өчен кирәкле булган материаллар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International