Беренче мәхәббәт онытылмаган кебек Россия сине мәңге онытмас

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) А.С. Пушкинның (1799 – 1837 ) тууына 215 ел тулу уңаеннан «Беренче мәхәббәт онытылмаган кебек Россия сине мәңге онытмас» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә язучының әсәрләре, замандашларының истәлек-хатирәләре, биографик һәм әдәбият белеменә караган басмалар куелган.

Киң җәмәгатьчелекне дә кызыксындырырлык әлеге күргәзмә июнь ахырына кадәр торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International