Балалар китапханәдә

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Ямьле җәй дә килеп җитте. Балаларның көтеп алган каникуллары башланды. Кемдер комлыкларга кызынырга, елга-күл буйларына балык тотарга ашыга. Ә менә Казан шәһәрендәге 116 нчы лицейның 1-6 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән танышырга булдылар.

2014 нче елның 4 нче июне көнне вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре яшь укучыларны газета-журналлар белән таныштырдылар, төрле мастер-класслар уздырдылар. Балалар китапханә оештырган викторинада катнашып бүләкләр дә алдылар. Шулай ук, чит телләрдәге әдәбият бүлеге, патентлар бүлеге, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлекләре белән дә таныштылар.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International