Белем эстәп... китапханәгә

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Әле генә уку елын уңышлы тәмамлап, мәктәп балалары җәйге каникулларга таралыштылар. Балаларны һәм яшьләрне алда озын каникуллар көтә һәм аны, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен, файдалы һәм мәгънәле итеп уздырырга кирәк.

9 нчы июнь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә һәм чит телләрдәге әдәбият бүлегенә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) биредә эшләүчеләрнең күптәнге дуслары – 116 нчы лицей укучылары – кунакка килделәр.

Бүлек хезмәткәрләре Милли китапханәнең тарихы, газета-журналлар турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
Яшь китап укучылар викторинада, мастер-классларда катнашып, бүләкләр дә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International