Фотоларда – китапханә тарихы сәхифәләре

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар, туристлар өчен Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, китапханәнең 150 еллык юбилеена (2015 ел, гыйнвар) багышлап, «Казан шәһәренең җәмәгать китапханәсе: тарих сәхифәләре» исемле күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә үзенең шәхси китап тупланмасын Казан шәһәренә бүләк итеп җәмәгать китапханәсенә нигез салган Иван Алексеевич Второв портретыннан, Второвлар гаиләсе әгъзаларының фоторәсемнәреннән күчермәләр тәкъдим ителә. Шулай ук 1865 елдан алып 1919 елга кадәр китапханә урнашкан бинаның һәм китапханәнең 1870, 1878 елларда басылып чыккан каталогларының фотосурәтләрен күрергә була.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең филиал бинасындагы (Казан, К. Маркс ур., 36 нчы йорт) вестибюльдә эшли. Рәхим итегез!


                   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International