Хәвефсез дөнья

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә 26 нчы июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Хәвефсез дөнья» дип аталган күргәзмә куелды.
Күргәзмәдә мәгълүмати чыганаклар: белешмәлекләр, сүзлекләр, энциклопедияләр тәкъдим ителә. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә, наркоманиягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар үткәрүгә багышланган методик басмалар һәм сценарийлар белән дә танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International