Китапханә җитәкчеләренең республика киңәшмәсе

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән берлектә 24 нче июнь көнне Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорларының республика киңәшмәсен үткәрде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Милли китапханә директоры Н.Ә.Камбеев мөрәҗәгать итте.
Мәдәният тармагы һәм китапханәләр эшчәнлеге өлкәсендәге дәүләт сәясәте турында Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары И.Х.Әюпова чыгыш ясады.
Ел саен уздырыла торган «Әйдәп баручы» һәм «Иҗади эзләнү» республика конкурслары җиңүчеләренә һәм катнашучыларына Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының дипломнары һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
Китапханә хезмәте күрсәтүгә керткән яңалыклары һәм универсаль электрон уку залы оештырганнары өчен «Әйдәп баручы» премиясенә республикабызның Бөгелмә районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы лаек булды.
«Иҗади эзләнү» премиясе:
– «Үзәк китапханә» номинациясендә Югары Ослан районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Үзәк китапханәсенә райондагы китапханәләр тарихын өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм «Югары Ослан районы китапханәчеләре» дип аталган биобиблиографик белешмәлек төзегәннәре өчен;
– шул ук номинациядә Лениногорск районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Үзәк китапханәсенә сәламәтлекләре һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китапханә хезмәте күрсәтүне җайга салганнары һәм киртә-каршылыкларсыз уңайлы китапханә мохите тудырганнары өчен;
– «Авыл китапханәсе» номинациясендә Кукмара районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Түбән Комар авылы китапханәсенә әлеге төбәктә яшәүче удмурт халкының мәдәни мирасын, милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү проблемаларын өйрәнүдәге актив эшчәнлеге өчен бирелде.
Республикадагы китапханәләрнең 2013 нче елдагы эшчәнлекләренә гомуми нәтиҗәләр ясаган доклад белән Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге мөдире С.Р.Дәүләтшина чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният оешмалары белән үзара хезмәттәшлек һәм халык иҗатын үстерүгә ярдәм итү бүлеге мөдире Р.Т.Гатауллина үз чыгышында китапханә эше өлкәсендәге мөһим проблемаларны яктыртты
Киңәшмә эшендә мәдәният министрлыгыннан тагын берничә вәкил, Татарстанның Мәгълүмати технологияләр үзәге, Мәдәният хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты хезмәткәрләре, республика китапханәләре директорлары һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җитәкчеләре катнашты. Алар республика китапханәләрен компьютерлаштыру һәм мәгълүматлаштыру, Җыелма электрон китапханә каталогын төзүне дәвам итү, районнардагы мәдәният оешмалары эшчәнлеген һәрьяклап өйрәнү нәтиҗәләре, хезмәткә түләү, китапханәләргә кадрлар әзерләү һәм аларның белемен күтәрү кебек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, «Әйдәп баручы» һәм «Иҗади эзләнү» республика конкурслары җиңүчеләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.


Көннең икенче яртысында «Ел китабы–2012» республика конкурсының җиңүчеләрен, ягъни 2012 нче елда басылып чыккан һәм 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапларның авторларын – язучыларны һәм шагыйрьләрне, галимнәрне, публицистларны – бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International