Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Бөек галимебез рухын яд итеп...
2014 елның 18 июле, җомга
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2014 нче елның 18 нче июлендә Милли китапханәнең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Дүртенче мемориаль Ә.Г.Кәримуллин укулары уздырдылар. Укулар мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Каримуллин истәлегенә багышланды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Милли китапханәсе директоры Н.Ә.Камбеев, Татарстан Республикасы Дәүләт советының Мәдәният, фән мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Р.И.Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Х.Корбанов мөрәҗәгать иттеләр.
Дүртенче мемориаль Ә.Г.Кәримуллин укуларында милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында чыгышлар яңгырады. Якын чит илләрдән килгән катнашучыларның докладлары аеруча зур игътибар белән тыңланды. «Белорус һәм чит ил коллекцияләрендә Беларусь татарларының кулъязмалары» дип аталган доклад белән Беларусь Милли фәннәр академиясенең Якуб Колас имемендәге Үзәк фәнни китапханәсе сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегенең китапчылык секторы мөдире, тарих фәннәр кандидаты Елена Иосифовна Титовец, «Литва татарларының вакытлы матбугаты» дигән доклады белән Галина Антоновна Мишкинене чыгыш ясадылар.
Укуларда шулай ук Татарстанның һәм Казанның эре фәнни оешмаларыннан, югары уку йортларыннан галимнәр, Әбрар аганы белгән, аның белән аралашкан язучылар, журналистлар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, якташлары, фикердәшләре, шәкертләре катнашты. Аларның күбесе кызыклы һәм фәнни җәһәттән әһәмиятле докладлар, чыгышлар ясады, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты.
Галимнең истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә яңа теләк-тәкъдимнәр әйтелде. Мондый фәнни-гамәли чаралар үткәрүне киләчәктә дә дәвам итү, Ә.Г.Кәримуллин хезмәтләрен яңадан бастыру зарурлыгына басым ясалды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз