«Казан – татар дөньясы башкаласы»

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Казан – төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» дип аталган циклдан күргәзмәләр сериясен дәвам итә.

Әлеге циклның чираттагы күргәзмәсе «Казан – татар дөньясы башкаласы» дип атала.
Казан – бөтен татар халкының күпгасырлык рухи-мәдәни мәркәзе. Ул – берничә гасыр дәвамында Идел буе халыкларының, шулай ук Россиядәге төрки дөньяның да үзәге булган шәһәр.
Күргәзмәдә «Казань», «Татарстан», «Идел», «Сөембикә», «Шәһри Казан», «Республика Татарстан», «Вечерняя Казань» һ.б. газета һәм журнал битләрендә басылган мәкаләләр урын алды.

Күргәзмә август аеның 31 енә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International