Сак булыгыз, экстремизм!

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) «Сак булыгыз, экстремизм!» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

Терроризм һәм экстремизм хәзерге заманда иң актуаль темаларның берсе булып тора. Китап авторлары – Россия политиклары һәм аналитиклары үзләренең хезмәтләрендә традицион ислам белән ваһһабчылык, суфыйчылык арасындагы каршылыкларны күрсәтәләр, дөньядагы хәрби, террорчылык гамәлләренә бәя бирәләр.
Әлеге күргәзмә укучыларда кызыксыну уятыр дип ышынабыз. Күргәзмә сентябрь ахырына кадәр торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International