Балалар китапханәләрендә эшләүче китапханәчеләр вакытлы матбугат бүлегендә

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
2014 нче елның 22 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Социомәдәни тармак һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институтына килгән тыңлаучылар – балалар китапханәләре хезмәткәрләре – белән очраштылар.

Бүлек мөдире А.К.Махнина балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга тартуның төрле алымнары хакында сөйләде.
Журналлар секторы мөдире Р.Г.Закирова китапханәгә йөрүче яшь укучыларның кул эшләре белән таныштырды.

Кунаклар китапханә буйлап оештырылган экскурсиядә дә бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International