Халыкара өлкәннәр көненә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Халыкара өлкәннәр көне уңае белән үзенең укучыларына «Җылы сүз – җан азыгы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

Өлкәннәр көнен төрле илләрдә төрлечә билгеләп үтәләр: фестивальләр, концертлар оештыралар, телевизор экраннарында өлкәннәр өчен төрле тапшырулар була.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә әлеге күргәзмә аша аларга булган ихтирам хисләрен җиткерергә булдылар.
Күргәзмә 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International