Дуслыкта көч

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) үзенең укучыларына «Дуслыкта көч» дип аталган газета-журналлар күргәзмәсе тәкъдим итә.

Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Россиянең үткәне һәм бүгенгесе, мәшһүр шәхесләре һәм каһарманнары, ил-ватан өчен горурлык, үзара аңлашып яшәү, мәрхәмәтлелек, милләтләр арасындагы татулык һ.б. хакындагы газета-журнал мәкаләләре урын алган.

Күргәзмә белән 1 нче ноябрьдән 10 нчы ноябрьгә кадәр танышырга мөмкин булачак. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International