Татар балалар вакытлы матбугаты тарихыннан

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
15 нче октябрьдән башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Татар балалар вакытлы матбугаты тарихы» исемле күргәзмә эшли башлады. Аны кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

Әлеге күргәзмәдә укучылар игътибарына татар балалар вакытлы матбугаты тарихынын беренче басмалары тәкъдим ителә. Биредә ХХ гасыр башында нашер ителгән «Тәрбияи-әтфаль», «Ак юл», «Балалар дөньясы» һәм башка газета-журналлар белән танышырга мөмкин.
Күргәзмә 2015 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International