Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Сара Садыйкова музеена – 10 ел
2014 елның 15 ноябре, шимбә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 4 нче татар гимназиясендә узган мәдәни чарада катнаштылар. Бу чара әлеге гимназиядә Сара Садыйкова музее ачылуга 10 ел тулуга багышланган иде. Биредә музей 2004 нче елдан алып эшли. Бик бай эчтәлекле, күренекле композиторның тормышы һәм иҗатына кагылышлы күп экспонатларны туплаган. Музейның күрке булып Сара Садыйкованың шәхси инструменты – пианиносы тора. Әлеге чарада күп кенә мәдәният һәм сәнгать әһелләре, композиторның иҗатын хөрмәт итүчеләр катнашты. Шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Эльмира Шәрифуллина; җырчылар Миңгол Галиев, Зөлфия Зарипова; Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты Ирек Баһманов, театрның музыкаль бүлеге җитәкчесе, дирижеры Фуат Әбүбәкеров; музыкантлар Марат Әхмәтов, Маргарита Коварская, Әхмәт Кәримов, Кирам Сатиев, Илдар Арсланов; скульптор Изабелла Рогожина, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары композиторның әсәрләрен башкардылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Гимназия укучылары Сара Садыйковага багышланган шигырьләр укыдылар. Кичәнең күрке – Сара Садыйкова һәм режиссер, артист Газиз Айдарскийның кызы, үзе дз күренекле сәнгать йолдызы – балет биючесе Әлфия Айдарская иде. Ул музей оештыруда зур көч куйган. Әлфия ханым үзенең истәлекләрен сөйләде, әнисенең композитор һәм җырчы булуыннан тыш, шигырьләр дә язуын әйтте һәм Сара Садыйкованың Казан турындагы шигырен укыды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз