Ватаным – Татарстан

2009 елның 5 августы, чәршәмбе
Күргәзмәдә республикабызның әйләнә-тирә мохите, табигый байлыклары, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы турында мәгълүмат бирә торган, шулай ук дәүләтләр, милләтләр, диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне күрсәтүче китаплар, альбомнар, хариталы басмалар урын алды.
Әлеге басмалар Татарстанның истәлекле һәм күркәм урыннарына мавыктыргыч сәяхәт ясарга, бай мәдәни мирасын күзалларга, үзләренең талантлары һәм данлы эшләре белән танылган, халкыбызны таныткан мәшһүр шәхесләребез тормышын белергә, шул ук вакытта республикадагы бүгенге яшәеш пульсын тоярга да ярдәм итәләр.
Күргәзмә август ае ахырына кадәр эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International