Россиядә Болгария елы

2009 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә “Болгария – бай тарихлы һәм традицияле ил” дигән күргәзмә ачылды. Ул 2009 елда Россиядә Болгария елы билгеләп үтелү уңаеннан куелды. Бу истәлекле ел кысаларында Россиянең төрле шәһәрләрендә күп мәдәни чаралар үткәрелә, шул исәптән, Болгария мәдәнияте фестивале, Мәскәүдә узган милли икътисади күргәзмә һ.б. Әлеге чаралар Россиянең башка төбәкләрен дә колачлап ел азагына кадәр дәвам итә.
Күргәзмәгә куелган белешмә басмалардан Болгариянең тарихы, икътисады, истәлекле урыннары, бай традицияләре һ.б. белән якыннан танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International