«Әдәби геройга һәйкәл» интернет-акциясендә катнашырга чакырабыз

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Хөрмәтле коллегалар, китап һәм китап укырга яратучылар!

Россия китапханәләр ассоциациясенең уку секциясе Россиядә әдәбият елына туры китереп «Әдәби геройга һәйкәл» дип исемләнгән интернет-акция уздыра. Уку үзәкләрен, китапханәләрне, уку йортларын әлеге акцияне хупларга һәм анда катнашырга киң катлам укучыларны җәлеп итәргә чакырабыз. Интернет-сорау 2015 нче елның 15 нче гыйнварыннан 31 нче мартына кадәр дәвам итә.
Нәтиҗәләр Уку секциясе утырышында Бөтенроссия китапханәләр Конгрессы кысаларында: РКА Һәр ел саен уза торган XX юбилей конференциясендә (Самара. 17-22 май, 2015 нче ел) ясалачак.
2015 нче елда төрле буын укучыларының әдәби традицияләр һәм әдәби зәвыклары турындагы сөйләшүләргә кушылыгыз.

«Әдәби геройга һәйкәл» интернет-акциясе анкетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International