2015 нче елның 23 нче һәм 24 нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Кызыклы вакыйгалар» хәйрия фондының киң җәмәгатьчелекне китап укуга һәм китапханәләргә күбрәк җәлеп итү максатын күздә тоткан семинары булып узды. Әлеге чарада төрле һөнәр ияләре – буш вакытларын Казан шәһәренең мәктәп балалары арасында китап укучылар санын арттыруга сарыф итәргә омтылган волонтёрлар һәм Китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Семинарда өлкән һәм яшь кешеләр, бигрәк тә балалар күңелендә китапка мәхәббәт уяту, әдәби әсәрләрнең эчтәлеген дөрес аңлау һәм балаларны да моңа өйрәтү мәсьәләләре кузгатылды.
Әлеге максатларга ирешүдә җәйге лагерьлар, укучыларның язучылар белән, газета-журнал редакцияләре вәкилләре – журналистлар белән иҗади очрашулары, китап күргәзмәләре, китапханәләрдәге ачык ишекләр көннәре зур әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән «Кызыклы вакыйгалар» хәйрия фонды оештырган уртак очрашуның төп максаты – балаларда һәм өлкәннәрдә китап укуга карата кызыксыну, әдәбиятка мәхәббәт уяту, аларның китапханәләргә ешрак йөрүенә ирешү.