2015 елның 11 февралендә, чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, «Сугыш чоры балалары» ветераннар иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Сугыш чоры балалары» дип аталган яңа китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрә. Кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Башлана 14.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
Адрес: Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-70-35.