Өр-яңа әдәби-нәфис басма

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты әдәбият сөючеләргә яңа әдәби-нәфис басма тәкъдим итте. Ул «Туфан Миңнуллин: Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» дип атала (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 239 бит).

Халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган бу китапның төзүчесе танылган язучы Марсель Галиев. Шулай ук, әлеге китапка материаллар җыюда һәм эшкәртүдә, фотоэкспозиция өчен әдипнең китапханә фондларында сакланган китапларын туплауда Татарстан Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәттеләр.
Әлеге басмага Туфан Миңнуллин турында замандашларының истәлекләре, хатирәләре, әңгәмәләре, фоторәсемнәре һәм үзенең кайбер әсәрләре, әсәрләреннән өзекләр туплап бирелгән.

Китапта бу күренекле шәхеснең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге киң яктыртылган. Басылып чыккан китаплары, Татарстанның һәм Россиянең күп театрларында сәхнәләштерелгән әсәрләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2011 нче елда нәшер иткән «Туфан Миңнуллин» дигән биобиблиографик күрсәткечкә нигезләнеп эшләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International