Республика китапханәчеләренә белешмә-методик ярдәмлек

2015 елның 13 феврале, җомга
2014 нче ел ахырында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Татарстан Язучылар берлегенә – 80 ел» дип аталган белешмә-методик ярдәмлек дөнья күрде.



Татарстан Язучылар берлегенә – 80 ел: белешмә-методик ярдәмлек / Татарстан Республикасы Милли китапханәсе; төзүчесе З.Ә.Җамалиева; җаваплы мөхәррире И.Г.Һадиев. –Казан: Милли китап, 2014. – 40 б.



Җыентык Татарстан Язучылар берлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан төзелде. Монда тәкъдим ителгән белешмә мәгълүматлар китапханәчеләрнең милли әдәбиятны таныту һәм пропагандалау эшчәнлегендә файдалы булыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International