Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап...

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

2015 нче елның 11 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, «Сугыш чоры балалары» ветераннар иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Сугыш чоры балалары» дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрде. Кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.Бу җыентыкны төзүче-мөхәррир –Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы каршында оешкан ветераннар җәмгыяте рәисе Рафаэль Хаҗи улы Сальмушев. Җыентыкка 1928–1945 нче елларда туган, сугыш чорының ачысын тулысынча татыган, фронтка киткән бабалары, әтиләре һәм абыйлары урынына калып вакытыннан алда олыгаерга туры килгән бер төркем кешеләрнең китап өчен махсус язган гыйбрәтле хатирәләре, шигырьләре тупланган, фоторәсемнәре бирелгән. Күңелгә тия, җаннарны өшетеп җибәрә торган мизгелләр күп бу китапта.

Кичәдә ветераннар, эзтабар-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафин, журналистлар, Казан шәһәренең 126 нчы гимназия укытучылары һәм укучылары катнашты. Рафаэль Хаҗи улы китапның язылу тарихы белән таныштырды. Ветераннар үзләренең балачак истәлекләре белән уртаклаштылар һәмҗыр-моңнарын залда яңгыраттылар.

Китапханә хезмәткәрләре «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында»дип аталган зур күргәзмә оештырды. Килгән кунакларның игътибарын бигрәк тә 1941–1945 нче елларда нәшер ителгән китаплар җәлеп итте.
Ветераннар оешмасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тантаналы рәвештә 15 данә китапны бүләк итеп бирде. Бу җыентык фондта лаеклы урынын табар, китапханәгә килүчеләрдә кызыксыну тудырыр һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур ярдәм күрсәтер. 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International