Халыкара музыка көне

2009 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Халыкара музыка көне ЮНЕСКО карары нигезендә 1975 елның 1 октябреннән алып билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага багышлап дөнья күләмендә фестивальләр, конкурслар һәм башка күп төрле чаралар уздырыла.
Шул уңайдан Милли китапханәнең мәгълүмат-библиография бүлегендә музыкага багышланган белешмә-библиографик басмалардан торган (энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр һ.б.) күргәзмә ачылды. Алардан дөнья музыкасының тарихы, күренекле шәхесләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар табарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International