10 февраль көнне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка шәһәр тибындагы бистәсендә шушы районның Үзәк китапханәсенә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү тантанасы булды. Әлеге күркәм бәйрәмдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.
Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Александровна Ившина бәйрәм тантанасын ачып җибәрде. Ул, бистәдә яшәүчеләрне, Ульяновск шәһәреннән килгән һәм өлкәнең башка төбәкләреннән җыелган мәдәният хезмәткәрләрен, Татарстан кунакларын сәламләп: «Иске Кулатка төбәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Китапханәгә Габдулла Тукай исеме бирелү – бик югары дәрәҗә һәм барыбыз өчен дә зур шатлык. – диде. – Бөек шагыйрьнең татар милли әдәбияты үсешендәге олы әһәмиятен танып, Тукайны без татарның Пушкины дип атыйбыз!». Ульяновск өлкәсе губернаторы – өлкә хакимияте рәисе С.И.Морозов кушуы буенча министр китапханәгә «Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт» дигән кыйммәтле китап бүләк итте һәм аның титул битенә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең яңа мөһер-экслибрисын бастырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев Татарстан мәдәният министры Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллинның тантанада катнашучыларга адресланган котлау хатын укып ирештерде. Әлеге котлауда мондый юллар бар:
«Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе – бай тарихи мираска һәм мәдәни традицияләргә ия булган, үзара тыгыз хезмәттәшлек белән яшәүче күрше төбәкләр. Борынгы Сембер җире вәкилләренең татар милли мәдәнияте үсешенә керткән өлеше бик зур.
Сез, иң беренчеләрдән булып, Россиядә игълан ителгән Әдәбият елын күркәм тантана белән башлап җибәрәсез. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы Үзәк китапханәсенә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелү – барыбыз өчен дә әһәмиятле, куанычлы вакыйга.
Бөек шагыйрь исеме шушы төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең татар мәдәниятенә һәм тарихына мәхәббәтен көчәйтүгә, мәдәниятара һәм милләтара багланышларны ныгытуга тагын да зуррак ышаныч тудыра.
Тантанада катнашучыларны һәм барлык кунакларны бүгенге бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм һәм иминлек, бәрәкәт, уңышлар телим!».
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән И.Г.Һадиев өлкә һәм район хакимиятләренә аеруча затлы берничә басма бүләк итте, китапханәгә исә Татарстанда нәшер ителгән 120 яңа китаптан торган тупланма тапшырды, үзара файдалы хезмәттәшлекнең, тәҗрибә алмашуның дәвамлы булуын теләде.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов Габдулла Тукай шигырен татарча, дистәләрчә мең кулаткалыларның туган телендә сәнгатьле итеп укыды, бәйрәмгә тагын да милли аһәң өстәде.
Бәйрәм чаралары кысасында шушы ук көнне «Җәмәгать китапханәсе – милләтнең мәдәни мирасын һәм традицияләрен саклаучы» дип аталган өлкә семинар-киңәшмәсе дә узды. Семинарда катнашучылар китап укучылар, милли телләрдә язучы авторлар һәм нәшер ителүче китаплар белән эшләүдәге алдынгы гамәли тәҗрибә турында фикер алыштылар. Ульяновск өлкәсе китапханәләренең җирлектәге мәдәниятләр күптөрлелеген саклау, милли телләрне үстерү һәм Россия халыкларының милли традицияләрен торгызу юнәлешендә башкарган эшләре югары бәягә лаек.