Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Әдәби-театраль кичә
2015 елның 3 марты, сишәмбе
2015 нче елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте. Бу очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән бергә «Заманча Шекспир» дип исемләнгән әдәби-театраль кичә үткәрелде.
Кичәдә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Ильтани Илялова, Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов «Гамлет. Күренешләр» спектакленең куелу тарихы турында сөйләделәр. Театрның талантлы яшь артистлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Булат Зиннәтуллин, Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисткасы Г.Нәүмәтова, Зөлфәт Закиров спектакльдә үзләре уйнаган образлар турында мавыктыргыч итеп чыгыш ясадылар. Кичә ахырында исә Гамлетның танылган монологы яңгырады. Тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән озатып калды. Кичә бик җылы һәм җанлы рухта узды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз