Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Киң колачлы тырыш әдип
2015 елның 6 марты, җомга
2015 нче елның 5 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург, публицист, режиссер, җәмәгать эшлеклесе, киносценарийлар авторы Рабит ага Батулла белән очрашу кичәсе үткәрде. Рабит Батулла - әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итүче әдип. Ул драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды. Аның «Cөембикә»,«Күк капусы ачылганда», «Җимерелгән бәхет» һәм башка зур күләмдәге әсәрләре татар әдәбиятында зур урын алды.Киң җәмәгатьчелек аны татар халкының мәшһүр шәхесләре турындагы тарихи-әдәби документаль очерклар һәм Коръән тәфсиренә кагылышлы хезмәтләр авторы буларак та белә.
Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаек булды.
КичәнеТатарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Рабит Батулланың иҗаты турындагы бик эчтәлекле чыгышы белән башлап җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Рабит Батулланың әдәбият мәйданында киң колачлы тырыш иҗатчы икәнлегенә басым ясады.Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев язучының «Милли китап» нәшриятында дөнья күргән басмалары белән тамашачыларны таныштырып үтте. Рабит абый Батулла үзенең тормышыннан төрле кызыклы вакыйгалар сөйләде, тамашачылар белән аралашты, аларның сорауларына бик тапкыр җаваплар бирде, китапларын бүләк итте.Кичә ахырында исә ул үзе алып килгән татар халык музыка уен коралларында матур көйләр яңгыратты. Әдәби кичә бик җанлы рухта узды һәм килгән тамашачылар күңелендә якты тәэсирләр калдырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз