Язучы белән очрашу

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә күренекле шәхесләр, язучылар, артистлар, газета-журнал редакцияләре белән очрашулар, кичәләр үткәрү матур гадәткә әверелде.  

2015 нче елның 17 нче мартында Китапханәнең уку залына (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашуга сәнгатькә, әдәбияткә гашыйк булган төрле һөнәр ияләре чакырылды. 

Татар әдәбияты дөньясына Г.Галимуллина журналистикадан килеп керде.Гөлсинә Наил кызы үз әсәрләрендә татар хатын-кызының гаиләсе, балалары хакына тормыш мәйданындагы көрәшен чагылдыра, алар хисләргә, матур образларга бай, шул ук вакытта тирән эчтәлекле һәм җитди фикерле дә.Авторның «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык» дигән повестьлары киң катлау укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Алар беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә.

Китапханәнеңәлеге очрашуны оештырган вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Г.Галимуллинаның иҗатына багышлап китапханә фонды басмаларыннан әзерләнгән «Каләме нур сибә» исемле күргәзмәгә күзәтү ясалгач, сүз язучының үзенә бирелде.

Очрашуда язучының иҗатына тәфсилле күзәтү дә ясалды, әсәрләренә карата җылы сүзләр, бәяләмәләр дә яңгырады.





     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International