2015 нче елның 18 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районындагы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 68 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, аның үткәне һәм хәзергесе турында кыскача мәгьлүмат бирелде, укучыларны кызыксындыру өчен слайдлар күрсәтелде.
Бөек Җиңү көннәре якынлашу яшь буын вәкилләрендә дә горурлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре уятмыйча калмый. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш кырларында ятып калган татар язучыларын искә алу максатыннан узган бу очрашуда балалар сугыш турында язылган әсәрләрне искә төшерделәр, кайбер шигырьләрне укып фикер алыштылар.