«Дәрья» әдәби кунакханәсе мәйданында «Калеб» яңа буын җыены вәкилләре

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

2015 нче елның 26 нчы марты көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе «Калеб» яңа буын җыены белән очрашуга чакыра. Гүзәл, зиннәтле Китап Йортында шагыйрь, композитор, җырчы, музыкантлар «тавыш»ы яңгыраячак.


Без сезне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта Зур уку залында көтеп калабыз! Керү ирекле, рәхим итегез!


Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-72-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International